Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сорау-җавап

Акчамны кайчан кайтаралар?

– Дәгъва белдергәннән соң миңа ак­чамны кайчан кайтарып бирәчәкләр?

Ш.Гамиров. Мөслим.

Дәгъва белдергәннән соң сату­чы 10 көн эчендә акчагызны кайта­рып бирергә (яисә ремонтка киткән сумманы капларга) бурычлы. Таләпне үтәү тоткарланган һәр көн өчен сатучы (импортлаучы яисә җитештерүче) то­вар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш.

Товарны алыштыру өчен җиде көн каралган. Сатучыга товарның сый­фатын өстәмә рәвештә тикшерергә кирәк булса, товарны алыштыруга 20 көн бирелә. Мөрәҗәгать итү вакытына алыштыру өчен кирәкле товар булма­са, бу вакыт бер айга кадәр арттырыла.

Сатучы акчаны кайтарып бирүдән яисә товарны алыштырудан баш тарт­са, нәрсә эшләргә?

Эш судка кадәр барып җитсә һәм сез процессны отсагыз, җитештерүче (башкаручы, сатучы, импортлаучы һ.б.) сезгә тиешле сумманың 50 проценты күләмендә штраф түләргә тиеш була­чак. Закон нигезендә рухи зыянны да капларга мөмкин – түләү суммасын суд билгели. Түләү суммасы мөлкәти зы­янны каплау суммасына бәйле түгел.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев