Үзебез дә балаларча сөенәбез
Кыш бабай һәм Кар кызы. Балачакта һәркайсыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын көтә. Балаларыбыз, оныкларыбыз Кыш бабай исеменә хат язып, үзләре теләгән бүләкне сорый. Балаларга шатлык өләшүче Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен башкарган райондашларыбыздан үзләре тудырган образларга бәйле кызыклы хәлләр турында сораштык
Марат Кашапов, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" җәмгыятенең директор урынбасары:
– Кыш бабай булып эшләү стажым – 15 ел. Беренче елларны, әле гаилә корганчы, хәллерәк күренү өчен, Кыш бабай костюмы эченнән куртка кия идем. Яшь барган саен гәүдә калынайды, соңга таба костюмны курткасыз гына кия башладым. Мин Кыш бабай буларак килеп, шигырь сөйләткән балаларның бүген күбесе – инде үзләре әти-әниләр. Күрешкәч: “И-и, Марат абый, син бит минем бала чагымны урладың. Син Кыш бабай булып килгәнче Яңа елга, Кыш бабайга ышана идем, сине таныгач, Кыш бабайның әкияти персонаж икәнен аңладым”, – диләр. Якын дусларга һәм танышларга Кыш бабай булып байтак йөрдек. Берничә ел рәттән район мәдәният йортында да Кыш бабай вазыйфаларын башкардым. Чыгыш ясаганда, шигырьләр ятларга да туры килде. Яңа ел төнендә Кыш бабай булып йөргән булмады. Ә менә 29 декабрьдә берничә ел дәвамында бер гаиләгә бардык, чөнки кызларының туган көне иде. Бәйрәм алдыннан балаларга шатлык, сөенеч өләшеп йөреп, үзебез дә шул сихри бәйрәм рухында яши идек.
Марат Кашаповның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев