Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Үзебез дә балаларча сөенәбез

Кыш бабай һәм Кар кызы. Балачакта һәркайсыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын көтә. Балаларыбыз, оныкларыбыз Кыш бабай исеменә хат язып, үзләре теләгән бүләкне сорый. Балаларга шатлык өләшүче Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен башкарган райондашларыбыздан үзләре тудырган образларга бәйле кызыклы хәлләр турында сораштык

Гүзәл Галиева, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы:

– Быел әлеге хезмәтне башкаруыма 4 ел була. Кыш бабай белән бер-беребезне аңлап, килешеп эшлибез. Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә сөенүләрен күргәч, без дә шатланабыз.

Эшли башлаган елларда танышларыбыз, дусларыбыз күбрәк чакырса, хәзер инде башкалар да чакыра. Кыш бабай белән Кар кызын ел саен чакыручылар да бар. Күпчелек чакырулар Яңа ел якынлашканда була. Нәкъ менә 31 декабрьгә Яңа елны каршы алган сәгатькә дип чакыручылар юк. Ә 1-2 гыйнварда чакыручылар булды, чөнки күпләргә бу чорда кунаклар килә, балалары, оныклары кайта. Иренмибез, бик теләп барабыз. Төрле кызыклы хәлләр дә булгалый. Кайвакыт, ашыгып чыгып киткәндә, Кыш бабайның итекләре онытылып кала. Минем туфлиләрем калган вакытлар да булды. Балалар янына баргач, онытылып китеп исемнәребез белән эндәшкән вакытлар да булгалый. Яңа ел бәйрәме һәрвакыт матур мизгелләре белән истә кала.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев