Россия көне милли бердәмлекне күрсәтә
Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов шундый фикердә
– 12 июнь – Россия Федерациясе көне. Бу дата хәзерге Россиянең мөстәкыйль, бәйсез, демократик ил булуын, күпмилләтле дәүләт буларак, милли бердәмлекне һәм горурлыкны символлаштыра. Дәүләт законнары нигезендә Россия көне ил күләмендә ял көне итеп беркетелеп, бәйрәм итәргә мөмкинлек тудырылган. Бу көн безгә дәүләтебез белән горурланып, төрле милләтләргә үзара тату, дус һәм тагын да бердәмрәк булып яшәргә өнди. Нинди милләттән булуыбызга карамастан, Россия көнен горурланып, сөенеп бәйрәм итәбез! Ил-көннәр тыныч булсын! Тарихыбызның меңләгән елларга сузылган юлында бу көнне һәрвакыт билгеләп үтәргә язсын! Төрле милләтләр арасында дуслык, бердәмлек яшәсен! Илебез һәр көнне алга барсын, үсүен дәвам итсен!
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев