Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Студентлар вакытны ничек үткәрә?

Бүгенге заман студентлары, китапка берегеп, лекцияләргә йөреп, баш күтәрми укыймы, әллә башка эшләр белән дә шөгыльләнергә вакыт табамы? Респондентларыбыз шушы сорауга җавап бирә.

Марат Сәхәбетдинов:

– Студентның буш вакыты күп аның. Укырга бармаган кешенең “койрык”лары җыела. 1 курста ике төркемдәшне “тозланган” имтиханнары өчен уку йортыннан куганнар иде. Буш вакыт булганда әз-мәз акча эшләргә тырышам, шунсыз шәһәрдә яшәп булмый. Интернет-кибетләрдә эшләп карадым, тик анда яшьләрне алдау схемалары эшли. Йөк бушатканым да булды. Акчасы хәтәр ару дип, кызыгып, бер байга кечкенә бала карарга да ялланып карадым. “Озын берлек” эзләүче студентлар бик күп, һәркемнең кояш астында үз урынын булдырасы, таныласы, акчага интекмичә яшисе килә. Җае туры килгәндә, курьер булып та эшлим. Бер эшнең дә ояты юк. Иң рәхәт җир – әнием һәм әбием янымда. Буш вакыт күбрәк булса, атна саен кайтыр идем.

Язилә Йосыпова:

– Мин КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алам. Укудан тыш вакытымны яраткан шөгылемә – биюләргә багышлыйм. Казанда бию түгәрәкләре күп. Иң көчлеләрдән саналган “Яшьлек” бию ансамблендә үзем кебек үҗәт, биюгә хирыс кызлар бик күп. “Бачата” исемле Латин Америкасы биюен гомер буе өйрәнсәң дә аз булыр шикелле. Уку буенча Бразилия, Колумбия студентларын озатып йөргәндә, әлеге биюгә гашыйк булдым. Әлеге шөгыль кыйммәтле ләззәт булса да, биисе килә. Бер генә шәһәрдә дә түгәрәкләр Мөслимдәге кебек түләүсез түгел. Адым саен акча кирәк! Бию өчен акча кызганмыйм. Күлмәкләрне дә, аяк киемнәрен дә үзебез сатып алабыз. Әлеге биюне әнием дә бик ошата. Өйдә нәрсәдер эшләгәндә дә гәүдәм Бачатаны кабатлый. Үзеңне горур аккош итеп хис иттерүче хәрәкәтләрне ясаганда, күзләрне йомсаң, Бразилиянең иксез-чиксез комлыкларында биисең төсле тоела.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 23 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев