Мин Россиядә яшәвем белән горурланам!
Татарстаныбыз шушы зур дәүләтнең иң көчле төбәге булып санала.
– Россия – төрле милләт вәкилләре дус, бердәм яшәүче күп гасырлык тарихы, милли гореф-гадәтләре булган ил. Россия көне исә бердәмлегебезне тагын бер кат күрсәтергә мөмкинлек биреп, төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыя. Мин Россиядә яшәвем белән горурланам! Татарстаныбыз шушы зур дәүләтнең иң көчле төбәге булып санала. Бүген республикабызга бик күп чит илләрдән кунаклар килә, республикабыз белән таныша, матур эшләебезгә соклана. Республикабыздагы төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең дуслыгы, бердәмлеге башка бик күп өлкәләргә үрнәк булып тора. Бу көнне без төрле мәдәни чаралар үткәрәбез. Аларда илебезнең тарихы, бөеклеге, ата-бабаларыбызның һәм замандашларыбызның батырлыгы хакында сөйлибез. Илебез тыныч, күк йөзе аяз булсын!
Гөлфинә Шәйгәрданова, район мәдәният йорты методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев