Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Матур булу авырмы?

Хатын кызлар “мода” буенча киенергә тырыша. Замана хатын-кызлары зифа буйлы булам дип, диеталар тота, фитнес белән шөгыльләнә. Моннан тыш тырнак, каш-керфек “ясата”, иреннәрен “кабарта”. Матурлыкның корбаннар таләп итүен беләбез. Шулай да матур булу өчен бу кадәр хезмәт кую кирәкме? Респондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Дилә, 74 яшь: – Хәзерге яшьләр үзләрен сакламый. Кыш көне аяклары күренеп торган кыска чалбардан яки капрон оектан йөриләр.Оныгым атна саен: “Әбием, колготкиның күзе китте, яңаны алырга кирәк,” – дип акча сорый. Без яшь чакта кигән капрон оекларга бүген дә суган тутырабыз әле. Әллә дөньясы шундый?! Әйбернең әллә сыйфаты юк, әллә халык бозылды?!


Данис, 30 яшь: – Минем хезмәт хакының яртысы хатынга тырнак, керфек ясату, күлмәк алу өчен китә. Ярар, керфек, тырнак, каш үсә инде, ә күлмәкләрне кая куя соң ул? Тазарган яки ябыккан булса, бер хәл. Киемнәр арасында “шундый ук күлмәкне Зилә алган”ы да бар. Шкафны ачып карасаң, байтак киеме өр-яңа, этикеткалыдыр әле! Шуңа карамастан минем һәр иртәм хатынымның: “Матурым, кияргә киемем юк!” – дигән сүзләреннән башлана.


Илгизә, 48 яшь: – Бизәнәбез инде. Матур буласы килә бит! Без хәзер өй янындагы кибеткә ипи алырга да киенеп, ясанып барабыз. Өйдә йөргән тишек футболка белән чыгып булмый бит, андый вакытта һичшиксез берәр таныш очрый!


Рәсимә, 53 яшь: – Бизәнүгә вакыт күп китмәсен, хатын-кызларга уңайлы булсын өчен төрле процедуралар тәкъдим ителә. Тырнакны буйыйлар, керфек ябыштыралар, кашны йолкыйлар. Кыскасы, бер җирдән йонны йолкыйлар, икенче җиргә ябыштыралар. Каш ошамаса, аны йолкып, кире “ясыйлар”. Ирен нечкә булса – кабарталар, кәкре борынны турайталар. Менә замана!


Артур, 46 яшь: – Яшь бара, матурлык та үтә.
Хатынымның каш, тырнак ясатуына мин каршы түгел. Кайбер процедуралардан соң аны берничә көн “матур” дип әйтеп тә булмый. Күптән түгел пилинг ясатты. Шул процедурадан соң бит тиресенең ничек купканын күрсәгез?! Елан диярсең! Йөрсен инде, акчасын да жәлләмим. Матурланып кайткач, күңеле күтәрелә бит. Сер итеп кенә әйтәм: үзем дә кайвакыт чәчләрне буятам.


Гүзәл, 35 яшь: – Ир-атларга рәхәт! Аларга ике чалбар, өч футболка җитә. Айга бер чәчен кистерә, сакалын кыра да – бетте!
Иртән матур булып уяна, ә юынса, гел искитмәле була! Ни өчен шулай гадел түгел бу тормыш?!


Регина, 27 яшь: – Чәчем кара төстә минем, ләкин гомерем буе блондинка булырга хыялландым. Буядым инде. Буяган беләнмени, төсне бит ай саен яңартып торырга кирәк. Чәчне буятырга киткән акча!..
Шуның өстенә чәчем бөдрә, мин аны өч ай саен кератин белән турайтам, кәеф булганда бөдрәләтәм. Үзем теләгәнчә матур булып тумаганмын бит, шуңа үземне карарга туры килә инде.


Мәдинә, 33 яшь: – Без генә түгел, балалар да мода артыннан куа. Улыма 3 яшь булганда бәйрәмгә дип костюм алдым. Шул костюмны ул 5 яшенә кадәр киде. Әле тагын кияр иде, киеме бәләкәйләнде. Кызым тугач, Сөмбелә бәйрәменә – бер күлмәк, Яңа елга – икенчесен, 8 мартка тагын яңа күлмәк алабыз. Малай үстерү җиңелрәк кебек. Хәер, хәзер улыма – 10 яшь, чәчен үстереп, “койрык” ясап йөри башлады. Мода шундый икән хәзер!


Руслан, 39 яшь: – Әй, бизәнеп тә куялар кызлар! Битләренә өч кат штукатурка сылап, кызартып, күзләрен кап-кара итеп ясап куялар. Ябыштырылган керфекләрен ничек җил очырмый?! Бит-борыннары ялтырамасын өчен пудра сөртәләр, аннан соң ялтырасын өчен нидер буйыйлар. Кызлар болай да матур югыйсә! Үз чибәрлекләрен күрә белмиләрме соң?


Лилия, 65 яшь: – Безнең сумкада помада һәм “тени” – бөтен булган косметикабыз шул иде. Шул бер помада белән иренне дә, битне дә кызарта идек. Хәзер хатын-кызларның косметичкасы чемодан кадәр!


Әдилә, 17 яшь: – Ничә яшьтә дә матур буласы киләдер инде ул. Укырга китәсе бар, шәһәр кызларыннан аерылып торасы килми, шуңа тырнакны да ясатам, керфек тә үстерәм. Яшүсмерләрнең күбесе бетчә чыгудан интегә. Бу очракта косметологка барырга кирәк. Киемнәрне интернет аша кайтартабыз. Матур булу очсыз түгел. Әти-әнидән андый әйберләргә акча сорарга оялам, шуңа, вак-төяк кирәк-яракка тотарга акчам булыр дип, эшкә кердем, мәктәптән соң эшкә йөрим.
Сораштыруны Рәмилә Сәләмова үткәрде.

 

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев