Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәңге яшә, Татарстаным!

30 август – Татарстан Республикасы көне

1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык.

Булат Солтанов,

Мөслим балалар һәм сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы:

– Республика көне – безнең гаиләбез өчен истәлекле бәйрәм көн. Бу көнне барыбыз да гаиләләребез белән туган йортыбызга, әти-әни янына җыелабыз. Бәйрәмне ел саен көтеп алабыз. Татарстан – Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм үзен көчле лидер итеп таныткан, бай тарихы булган, барлык өлкәләрдә дә үзен күрсәтә алган республика. Халкыбыз тырыш, һәркем киләчәген кайгыртып, хезмәт куеп яши. Республикабызда, шул исәптән җирлегебездә дә матур яшәү, тырыш хезмәт кую өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Татарстаныбыз үсә, алга бара. Бәйрәм белән, республикам!

Фото – Мөслим-информ фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев