Мәңге яшә, Татарстаным!
30 август – Татарстан Республикасы көне
1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык.
Эльвира Мәгалимова,
Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәре:
– Республика көне – минем өчен горурлану бәйрәме. Татарстан – туган ягым, Мөслим – туган җирем, республикабызны да, Мөслимемне дә бик яратам. Шушы илдә яшәп, шушы җирдә үсүем, шушы матур төбәктә балалар үстерә алуым белән бик горурланам, ихлас күңелдән сөенеп гомер итәм. Татарстаныбызны илебездәге иң алдынгы республикаларның берсе дип саныйм. Республикабызда яшьләр өчен бик күп эшләнә, хөкүмәт программалары кабул ителә. Республикабыз Рәисенә, җитәкчелеккә ихластан рәхмәтебезне җиткерәм. Республика көнен сөенеп һәм горурланып каршы алам. Бары тик безнең Татарстаныбызда гына яшәү ямьле, тормыш матур! Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын!
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев