Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәдәни чараларга йөрисезме?

Мөслимдә концертлар, спектакльләр, фестивальләр, башка мәдәни чаралар күп була. Райондашларыбызга вакытны кызыклы итеп үткәрү, рухи яктан үзләрен баету өчен барлык шартлар да бар. Мөслимлеләр бу мөмкинлекләрдән файдаланамы?

Марат, 68 яшь:

– Без тормыш иптәшем белән төрле кичәләргә еш йөрибез. Сәхнә тотучы райондашларыбыз өчен сөенергә, аларга “көч бирергә” бармый калган чаклар санаулы гына, барысына да җитешергә тырышабыз. Бу арада авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрне бик яратып карадык. Җәй көне ихатада эш күп. Кышын безнең кебек эшкә йөрмәүчеләр өйдә нишләп ятсын?!

Алсу, 31 яшь:

– Мин артистларның, бигрәк тә татар эстрадасы йолдызларының концертларына йөрергә яратам. Социаль челтәрләрне бик күзәтмим, шуңа күрә концертлар турында афишалардан яки район мәдәният йортында белешәм. Концертларга еш йөрү “кесәгә суга”, ләкин андый җиргә дә йөрмәгәч, ни өчен эшлибез соң?!

Сораштыруны Рәмилә Сәләмова үткәрде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев