Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кыяр-помидор чәчтегезме?

Һәвәскәр бакчачылар борыч, баклажан, помидор чәчә, яшел тәмләткечләр тәрәзә төбендә мул уңыш бирә. Кайберәүләр орлык әзерли башлады гына әле. Бакча эшләренә әзерлек нинди стадиядә? Респондентларыбыз шушы сорауга җавап бирә.

Ләйсән, 34 яшь:

– Без фатирда яшибез, шуңа яшелчәләр утыртканым юк. Шулай да быел әллә “үстем”, әллә кибеттән алган кыяр-помидорның тәме бетте, тәрәзә төбендә кыяр үстереп карадым. Декабрь ахырында чәчкән кыярларны март башында ашап карадык. Бу шөгыль бик кызыклы булып чыкты, февральдә помидор чәчтем. Әйбәт кенә үсеп чыксалар, әниемнең бакчасына күчереп утыртачакмын.

Илсөяр, 50 яшь:

– Күптән түгел борыч, помидор һәм петуния орлыгын чәчтем. Тиздән кыяр, баклажан һәм берничә сорт кәбестә утыртам. Барысын да башта тәрәзә төбендә үстерәм, аннан бер өлешен – теплицага, икенче өлешен ачык грунтка күчерәм. Уңыш мул булсын өчен, туфракны әзерләгәндә табигый чаралар кулланам.

 

Сораштыруны Рәмилә Сәләмова үткәрде.

Оксана Исламова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев