Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Комплиментларга ничек карыйсыз?

Үзегезгә карата әйтелгән матур сүзләрдән горурланасызмы, әллә кыенсынасызмы? Мактау, соклану сүзләренә ничек җавап бирәсез? Әлеге сораулар белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Респондентларыбыз – хатын-кызлар.

Самира, 16 яшь
–     Комплиментка рәхмәт әйтәм. Кемнән ишетүгә дә бәйле. Кайвакыт кыен булып китә. Үз адресыма булган мактау сүзләрен әкренләп кабул итәргә өйрәнәм. Үзеңне дөрес бәяләргә өйрәнү бик мөһим дип саныйм.
Гөлнара, 15 яшь
–     Оялам, кыенсынам миңа комплимент әйтсәләр. Шулай да үземдә рәхмәт әйтерлек көч табам. 
Алисә, 21 яшь
– Комплиментларны яратам. Кыенсыну тоймыйм. «Рәхмәт», дип җавап бирәм. Шул матур сүзләрне искә төшереп, көне буе шатланып йөрим.
Раилә, 25 яшь
– Комплиментлар яратам. Элегрәк ничектер кыенсына идем. Хәзер үзем дә комплиментлар әйтергә тырышам. Башкаларның минем сүзләрдән елмаюын күргәч, күңелгә рәхәт. Ягымлы сүзләргә рәхмәт әйтәм, матур сүзләр белән җавап бирергә тырышам.
Рәмилә, 35 яшь
– Эчтән дөрес икәнен аңласам да, нигәдер оялам мин.
Алия, 37 яшь
– Бераз оялсам да, оялуымны күрсәтмәскә тырышам, рәхмәт әйтеп, сүзне икенчегә борам. Комплимент ишетүе рәхәт инде ул, үзбәяң күтәрелә.
Людмила, 40 яшь
– Комплименларга уңай карыйм. Элек ояла идем, ә хәзер оялмаска тырышам, мактауларны кабул итәргә өйрәнергә кирәклеген аңладым. Алар мине канатландырып җибәрә, үз-үземә ышанычны арттыра, илһамландыра, күңелгә рәхәтлек бирә. Тагын да яхшырак буласы килә башлый. Комплиментларны иреңнән ишетү – зур бәхет.
Гөлфия, 42 яшь
– Комплиментларга уңай карыйм. Үз-үземә ышанычым арта. Сөенәм һәм тагы да яхшырак булырга тырышам. Ягымлы сүзләргә елмаеп рәхмәт әйтәм.
Зөлфия, 45 яшь
– Даими ишетеп торгангамы, комплиментларга яшь чакта ис китми иде. Хәзер шатланып кабул итәм, чөнки яшь бара, үземдәге үзгәрешләрне сизәм. Күреп торам: иремнең картаюы белән килешәсе килми, чөнки ул үзенә “абый” дип дәшкәннәрен кабул итә алмый, ачуы килә. Бу миңа кызык тоела. Ир-атлар да,  хатын-кызлар кебек үк, авыр кичерә икән картаюны, дип уйлап, көлеп куям.
Иркә, 50 яшь
– Шәхсән мин эчемдәгесен тышка чыгарырга яратмыйм. Һәрвакыт яхшы кәефтә, елмаеп йөрергә яратам. Өч көнлек бу дөньяда тупаслык болай да җитәрлек. Ә кешеләргә елмаю – сәдака, диелгән Корьән-Кәримдә. Кызыгы шунда: әллә елмаю “үз эшен эшли”, комплимент әйтүчеләр күп! Хатын-кызлар да, безнең чор ир-егетләре дә, олырак абзыйлар да әйтә. Тагын шуңа игьтибар итәм: белмәгән, күрмәгән, дигәндәй, укучы егетләр-кызлар, бәләкәйрәкләре дә гел исәнләшә! Өйдәгеләргә әйтәм дә: “Укытучылыгың маңгаеңа язылган бит”, – дип көләләр. Кыскасы, комплиментларны төрле кешедән еш ишетәм. Җае чыкканда, үзем дә әйтергә тырышам. Ошый, кәефне күтәрә. Елмаерга тагын бер сәбәп була.
Рәфидә, 72 яшь
– Минемчә, комплимент ясаганда артык төчеләнмәү яхшы. Арттырып җибәрмәсәләр, кабул итәм. Төчеләнсәләр, ачу килә.

Сораштыруны Гөлназ Җәлилова алып барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев