Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Игътибар барысына да җиттеме?

Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланып, берникадәр вакыт үтте

Өлкәннәр хөрмәтенә үткәрелгән чаралар хакында хәбәрләр, ункөнлек кайтавазы әле һаман килә. Шул уңайдан Өлкәннәр ункөнлегенең авылларда ничек узуы турында белештек.

Даимә Фәхранурова,

Нарат Асты:

– Өлкәннәр көнендә без, Нарат Асты авылында яшәүчеләр, игътибардан читтә калмадык. Авыл клубында бик мул чәй табыны әзерләнде. Табын әзерләүдә “Туган як” агрофирмасы, Мәлләтамак авыл җирлеге һәм бюджет оешмаларында хезмәт куючылар ярдәм итте. Чарага 40тан артык өлкән яшьтәге авылдашларыбыз җыелды. Авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан котлаулар кабул итеп, концерт номерлары карап кайттык. Чарада балалары, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы өлкән яшьтәге 11 әнигә “Чаллы икмәге” җәмгыяте әзерләгән күчтәнәчләр һәм “Туган як” агрофирмасыннан 2 центнер бодай да бирелде. Әниләрне зурлаганнары өчен ихластан рәхмәт! Мин озак еллар авылда фельдшер булып эшләдем. Шөкер, рай-он хастаханәсе коллективы да ел саен Өлкәннәр көнендә искә ала, бер елны да бүләксез калдырганнары юк.

Гөлҗиһан Латыйпова,

Михайловка:

– 30 октябрьдә Михайловка урта мәктәбе ашханәсендә авыл җирлеге һәм авыл активы көче белән бик мул табын әзерләнде. “Намус” агрофирмасы табын әзерләү өчен колбаса, тәм-том биргән. Чарада авыл җирлеге башлыгы Нәҗибә Ращупкинаның, авыл җирлеге ветераннар советы рәисенең котлауларын кабул иттек. Укучыларның һәм “Рябинушка” фольклор ансамбленең чыгышларын карап ял иттек. 3 октябрьдә “Рябинушка” фольклор ансамбле составында район картлар һәм инвалидлар йортына барып чыгыш ясадык, өлкәннәргә матур җырларыбызны бүләк иттек, күчтәнәчләр тапшырдык. 1 октябрьдә район мәдәният йортында узган чарада да бик теләп катнаштык. Хезмәтемне югары бәяләп, рай-он башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бик шатландым!

Гөлсинә Пискунова,

Яңа Усы:

– Өлкәннәр ункөнлегендә авылыбызда төрле чаралар үтте. Мәдәният йортында, Яңа Усы авылында яшәүче барлык өлкәннәрне чакырып, мул ризыклы чәй табыны артында бәйрәм узды. Килергә авырсынган өлкәннәрне Бикмәчтән дә, Яңа Усыдан да машина белән алып килеп, кайтарып куйдылар. Котлаулар кабул иттек, үзешчәннәр һәм мәктәп укучыларының чыгышларын карадык. Килә алмаучы авылдашларыбызга күчтәнәчләр таратылды. Моннан тыш Яңа Усы мәктәбе укучылары, мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан барлык өлкәннәрне өйләренә барып котлады. “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы үзендә эшләп чыккан өлкәннәргә күчтәнәчләр таратты. Колхозлар чорында эшләгәннәргә, кызганыч, андый пакетлар бирелми.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев