Яңа ел табынына ни әзерлисез?
Яңа ел табынын һәркем үзенчә әзерли. Аның билгеле бер стандартлары юк. Шулай да һәркемнең нәкъ менә Яңа ел табына әзерли торган ризыгы була
Гөлнара Хөсәенова:
– Бәйрәмгә ел да томалап каз яки үрдәк пешерәм. Эчлегенә дөге белән караҗимеш, өрек салам. Башка бик күпләр кебек салатлар, җиңел әзерләнә торган кабыклыклар ясыйм. 8 сыйныфта укучы улым миңа бик теләп булыша. Ризыклар бизәлеше белән дә матур һәм тәмле дә булсын, дип тырышам. Яңа елны каршы алганда бизәлгән чыршы да, бүләкләр дә, яхшы кәеф, мул бәйрәм табыны да – барысы да минем өчен мөһим. Сыгылып торган түгәрәк өстәл тирәли җыелышып, сәгать телләре уникене сукканын көтәбез. Менә икенче ел инде бәйрәмне гаиләбез белән генә каршы алабыз. Яңа ел ул – гаилә бәйрәме! Яңа ел төпле аягы белән керсен берүк!
Наилә Нәбиева:
– Кытай календаре буенча 2026 ел символы – Утлы Кызыл ат. Утлы ат табигыйлек, тәртип ярата. Моны Яңа ел өстәлен әзерләгәндә төп кагыйдә итеп алырга кирәк. Яңа елны пилмәнсез үткәргән юк. Каз алдым, аны пешерәм, бик тәмле килеп чыга. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр алам, балалы өйдә аларсыз булмый. Җиңелчә салатлар ясыйм. Бер әйбернең дә артып калганы да, бозылганы да юк. Яңа елда учакта яисә мангалда ит кыздырырга планлаштырабыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев