Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Быелгы бәрәңгедән авыз иттегезме?

Бәрәңгене икенче икмәк, диләр. Күпләр яңа бәрәңгене ике-өч атна элек ашап караса, кайберәүләр әле җитешеп кенә килә. Бәрәңге уңышы куандырырлык булырмы? Быелгы бәрәңгене аеруча тәмле дип мактаучылар да бар. Ә сез бәрәңге ашарга өлгердегезме? Райондашларыбыз белән шул хакта фикер алыштык.

Фәридә Гайнетдинова: 
– Быел корылык елында бәрәңге булмас дип уйлаган идем. Тик берничә мәртәбә алып ашадык инде, бәрәңгесе бик тәмле. . Алла боерса, быел бәрәңге булачак дип уйлыйм. Бәрәңге уңышы һәркемне дә сөендерерлек булсын иде!

Инзилә Хәйруллина:
– Нинди авыз итү ди! Иске бәрәңге ашыйбыз һаман. Бөтен бәрәңгене корт ашап бетерде. Быел бәрәңгене сатып аласы булыр дип уйлыйм.  Җәй буена бакча кәтмәнләп, чүп утап яту заяга гына китте. 

Лилия Сәйфиева:
– Быелгы бәрәңгене бәрәңге утыртучыларга карый да беренчерәк булып авыз иткәнмендер. Кибеткә кайту белән алып ашадык. Бәрәңге утыртып изаланганым юк. Безгә кыш әйләнәсе ике-өч капчык бәрәңге җитә.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Наилә Сәлахова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев