Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сораштыру

Паспорт алган яшьләрдән алып велойөрешкә кадәр: Мөслимдә Россия көне ничек бәйрәм ителә?

Россия көне – бөек дәүләтебездә яшәүче барлык милләтләрне берләштерүче патриотик бәйрәм.

– Россия көне – бөек дәүләтебездә яшәүче барлык милләтләрне берләштерүче патриотик бәйрәм. Шунысы куанычлы: бу дата зурлап билгеләп үтелә һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Безнең районда яшь буында патриотизм хисен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Россия көнендә 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырыла. Шәхесне раслаучы документны балаларга район башлыгы тапшыра һәм аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен тели. Балаларга истәлекле бүләкләр дә бирелә. Россия көнендә узган мастер- классларда балалар илебез символларын ясый, яшь талантлар патриотик чыгышлары белән бәйрәмне бизи. Гадәттә бу көнне велойөреш үткәрелә. Олысы-кечесе бергәләп бәйрәм итә. Мондый чаралар бердәмлекне һәм Ватаныбыз белән горурлану хисләрен көчәйтә, ватанпәрвәрлек тәрбияли. Мин Россия гражданины булуым белән горурланам һәм илебезнең, барлык авырлыкларны җиңеп, тагын да көчлерәк һәм кодрәтлерәк булачагына ышанам.    

Рәмилә Кашапова, Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев