Бердәмлек белән көчле без!
4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде
2005 елдан бирле билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне Россиянең яңа тарихында Октябрь бәйрәмен алыштырды. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Бердәмлек – Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең дуслыгын, татулыгын, хөрлеген һәм рух ныклыгын да гәүдәләндерә. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан райондашларыбызның фикерләрен белештек.
Рушат Солтанов,
ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе:
– Татарстан Республикасы Конституциясе көнен һәм Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү – милли мәсьәләләргә игътибар итү, шул ук вакытта бөтен
дөньяга үрнәк булырлык матур гореф-гадәтләребезнең берсе – милләтләр дуслыгын, бердәмлеген күрсәтү ул. Без төрле милләтләр белән мәдәниятебезне алмашып, бер-беребез белән горурланып яшәдек. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр булса да, халыклар һәм милләтләр арасындагы дуслык яши! Шулай дәвам итсен, чөнки илнең тотрыклылыгы, яме – дуслыкта. Районыбыз зур булмаса да, бүген аның территориясендә 22 милләт вәкиле гомер итә. Мөслим урамнарында чит төбәкләрдән килүчеләрне, аларның саны артуын күрергә мөмкин. Районыбыз бик матур, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бәлки, шуңа да җирлегебезгә килүчеләр, биредә төпләнеп калучы төрле милләт вәкилләре күптер. Барыбызны да сөендереп, шушы көннәрдә генә үзәк күпер ачылды. Күпернең ачылуын мөслимлеләр генә түгел, күрше Башкортостан республикасында яшәп, безнең район аша узып йөрүчеләр дә, башка район һәм шәһәрләрдән килүчеләр дә зарыгып көтте. Күперне искә алуым юкка гына түгел, дуслык күпере һәрчак шулай ныклы булсын! Һәркайсыбызга матур итеп яшәргә, матур хезмәт куеп, бер-беребезгә хөрмәт белән карарга язсын! Дуслыкта, татулыкта, бердәмлектә – көч! Илебез тынычлыгын күпме генә какшатырга тырышсалар да, без милләтләр дуслыгы белән көчле. Һәрвакыт бер-беребезгә карата толерантлык, хөрмәт һәм бер-беребез белән аралашып яшәү безнең каныбызга сеңгән. Ил-көннәр тыныч булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәгәндә, киләчәгебез дә матур булыр.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев