Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Бәйрәм – бер, гадәтләр – төрле

Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Яңа елны каршылауда һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар.

Инга Шәрипова:
– Яңа елны марилар бәйрәм табыны артында каршы ала. Ләкин безнең Яңа ел соңрак килә. 2024 ел – безнең өчен Аждаһа түгел, Поши елы. Бәйрәм март ахырында билгеләп үтелә. Марича Яңа ел “Шорыкйол” дип атала, аның үз йолалары һәм традицияләре бар. Бу көнне без өйдән-өйгә йөреп, халыкның бәйрәмгә ничек әзерләнүен күзәтәбез. Славян йолдызнамәсе буенча һәр елның үз яклаучы хайваны бар. Бер билге астында туган кешеләр бер үк сыйфатларга ия. Ләкин, Көнчыгыш йолдызнамәсеннән аермалы буларак, славяннарда ул 12 еллык түгел, ә 16 еллык циклга бүленә. Һәр цикл көн белән төн тигезләшкән көнне – 21 мартта башлана һәм унике айдан тора.
Безнең тагын бер традициябез бар: Яңа ел төнендә, унике тулгач, чишмәгә барып су алабыз, шул су белән чәй куеп эчәбез.

Фото - Инга Шәрипованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев