Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Җәйге ялыгыз ничек уза?

Җәйге ялны һәркем ашкынып көтеп ала

Күпләр чит илдә, диңгез буенда ял итә. Шул ук вакытта ялларын туган җирендә үткәрүне кулай күрүчеләр дә бар. Респондентларыбызга: “Җәйге ялыгызны кайда һәм ничек үткәрәсез?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Оксана, 35 яшь:

– Без ел саен җәйге ялларда гаилә белән кая да булса барырга, диңгез буенда ял итәргә яратабыз. Гаилә дусларыбыз, әнием белән дә ялга барганым бар. Кырым, Анапа, Дитяево, Геленджик, Кабардинка, Адлерда булдык. Азов диңгезендә дә булган бар. Әлбәттә, диңгез буена баргач, су коенырга яратабыз. Мин сәяхәткә барган илнең, шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга, табигатен күзәтергә яратам, экскурсияләргә йөрим. Ял иткән һәр урыннан матур истәлекләр туплап кайтам. Кыш көне Төркиягә барырга яратабыз. Ялда йөрсәк тә, шәхси ихатабызда тавык-чебеш үрчетергә дә, яшелчәләр үстереп салатлар ясарга да вакыт табам.

Илмира, 57 яшь:

– Ел саен җәйге ялымда төрле җирләрдә булырга тырышам. Мәгариф өлкәсендә эшләгәч, профсоюз юлламасы белән дә барырга туры килә. Анапа, Сочи, Кырымда булдым. Санкт-Петербург шәһәренә турист буларак бардык. Бик ошады. Быел Абхазиягә барырга җыенабыз. Барган һәрбер урында мин иң элек шәһәрнең табигате белән танышырга, аны күзәтергә яратам. Истәлекле урыннарда йөрибез, алардан бик күп истәлекле фотолар алып кайтабыз.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 июнь санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев