Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Җәйге ялны ничек үткәрергә җыенасыз?

Райондашларыбыз җәйге ялны ничек үткәрергә планлаштыра?

Җәйне һәркем көтеп ала. Ялларны күпләр диңгез буенда үткәрүне кулай күрә. Йорт-ихатасында өй эшләре башкарып үткәрүчеләр дә бар. Кемдер бакчада казына. Ә кайберәүләргә җәй кояшы бөтенләй ярамый. Райондашларыбыз җәйге ялны ничек үткәрергә планлаштыра?

Алсу Фазлыева:

– Быел без йорт салырга ниятләдек. Әллә ни зур итмәсәк тә, йорт салу уен эш түгел. Бераз җыйган акчабыз бар. Дусларыбыз безне: “Бер генә яшибез. Акча җыеп ятмагыз, ял итәргә бергә барыйк!” – дип котырта. Руслар әйтмешли, “и хочется, и колется”. Күпфатирлы йортта яшисе килми шул, бигрәк тә тынчу җәй айларында. Башланган эш – беткән эш, диләр. Йорт әкренләп салынып бетәр. Төзелеш эшләрен җәй көне башлау кулай, диләр. Җәйгелектә салынган йорт ныклы була.

Фәридә Миңнуллина:

– Минем өчен иң рәхәт ял ул – өйдә! Каядыр барганым да юк, барасым да килми. Быелгы җәй безнең өчен аеруча истәлекле булачак: икенче мәртәбә әби булачакмын, Аллаһ боерса. Баланың баласы балдан татлы, дигән әйтемне үзләре әби булганнар гына аңлар. Җәйге ялның исеме җисеменә тиң: җәй көне урманнан, табигатьтән көч алып, энергия туплап, кеше организмын кышкы чорга әзерли. Мин туган җиремне, аның һәр бөҗәген яратам! Авыл табигатен бер диңгезгә дә, чит илгә дә алыштырмыйм!

Лилия Хәйбрахманова:

– Җәйне минем кебек көткән кеше бар микән ул?! Бик яратам җәйне! Мин аны җәй бетү белән көтә башлыйм. Туңа торган кеше мин, кыш көне туңып, калтыранып йөрим. Хәлемнән килсә, акчам да җитәрлек булса, кышны җылы якта гына үткәрер идем. Былтыр диңгез күрү насыйп булды. Яңадан барасым килми. Диңгез буенда ял итүне акча туздыру, дип уйлыйм. Үзебезнең Мөслимгә әллә кайлардан ял итәргә дип киләләр. Шушы җирлектә яшәп күнеккәнгә генә матурлыкны, рәхәтлекне күрмибез. Җәйге ялымны балаларым, гаиләм белән үткәрәм. Әбиләре оныкларын алып калса, ике-өч көнгә табигатькә куна чыгасы, учакта ашарга пешереп, үлән чәйләре эчеп ял итәсем килә. 

Гөлнара Сәйфуллина:

– Мин ел саен диңгезгә барырга гадәтләндем. Диңгезне бер күргән кеше ел буе шул кичерешләрен сагынып яши. Ял йортларында мондый рәхәтлек юк, чит илдә халыкны ял иттерә беләләр! Тик быел ялыбыз Мөслимдә генә үтәргә охшаган. Улыбыз 11 сыйныфны тәмамлады, югары уку йортына БДИ баллары җитмәсә, түләүле бүлеккә кертәсе була. Әле чыгымнар моның белән генә төгәлләнми. Чыгарылыш укучысының бәйрәме дә туй чыгымнары кадәр акча таләп итә. Костюм-чалбар гынамы?! Алып баручы, фотограф, видеограф, табын әзерләргә кирәк! Быел җәйге ялны күңел кушканча үткәреп булмас. 

Эльмира Хәйруллина:

– Җәйге ялны көтеп алам. Шуның өчен гариза язып, ел саен ике-өч айга үз хисабыма да ял алам. Авылда, әни янында шундый рәхәт! Әткәй, мәрхүм, табигатьне оҗмахка тиңли иде. Оҗмахны күргән булмаса да, шундый хозурлыкка тиңдер ул. Су буенда балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт корылмалары бар. Җәйге каникулларны кызларым да әбиләре янында үткәрергә ярата. Бакчада барысы да үзеңнеке бит! Яшел тәмләткечләрне әни, без кайтуга дип, май башында ук чәчә. Җәйге ялыбызны ел саен шулай: авылда, әни янында, туган нигездә үткәрергә язсын иде!

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев