Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Социаль фонд

Хезмәткә яраксызлык буенча пособие түләнә

Исегезгә төшерәбез, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен узган ике елдагы уртача хезмәт хакы алына.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына элек трон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча 550 меңнән артык пособие түләгән. Вакытлыча хезмәткә ярак сызлык буенча пособиеләр түләүгә 15 миллиард сум акча җибәрелгән.

Медицина оешмалары та рафыннан хезмәткә яраксыз лык кәгазьләре электрон документ рәвешендә генә бирелә.

Медицина оешмасы вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фондның Татарстан бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр кергәннән соң, пособие ун көн эчендә билгеләнә. Хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылу яисә озайтылу һәм аның буенча түләү турында тулы мәгълүмат гражданнарның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

– Республикада яшәүче һәр кешенең, авыр тормыш хәле килеп туган очракта, кирәкле ярдәм ала алуына омтылабыз.

2025 елда без түләүләр системасын тагын да уңайлырак һәм һәркем файдалана алырлык итеп яхшыртуны дәвам итәчәкбез, – диде Россия Со циаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарә чесе Эдуард Вафин.

2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме арттырылды һәм көненә 5673,97 сумга кадәр түләнә.

Исегезгә төшерәбез, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен узган ике елдагы уртача хезмәт хакы алына. Пособие күләме иминият стажы на һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Хезмәт стажы 8 елдан артык булганда, пособие уртача хезмәт хакының – 100 проценты, 5 елдан 8 елга кадәр – 80 процент, стаж 5 елдан кимрәк булган очракта – 60 процент күләмендә түләнә.

2025 елда сигез ел хезмәт стажы булган кешегә пособиенең максималь күләме айга 172488, 69 сум тәшкил итәргә мөмкин.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев