Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә хөкүмәт тарафыннан төрлечә ярдәм күрсәтелә
“Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” таныклыгы булган хәрбиләргә ай саен 4582,04 сум күләмендә акча түләнә. Түләү Оборона министрлыгыннан Социаль фондка кергән мәгълүматлар нигезендә гаризасыз билгеләнә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга: мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контрактчыларга Социаль фонд аша түләүләр дә билгеләнә. Хәзер махсус түләүләр һәм ташламалар мобилизацияләнгәннәргә генә түгел, контрактчыларга һәм махсус хәрби операциядә ирекле катнашучыларга да каралган. 2025 елда иминият суммалары, кайбер компенсация һәм пособиеләр 9,5 процентка артты.
Хәзер запаска җибәрелгән ветераннар һәм МХОдә катнашучыларга авыл хуҗалыгында эшкуарлык эшчәнлеген башлау өчен грант алу мөмкинлеге бар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев