Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Техник реабилитация чараларын сатып алу өчен электрон сертификат

Электрон сертификат- реабилитация чараларын сатып алу өчен түләү чарасы.

Электрон сертификат - реабилитация чараларын сатып алу өчен түләү чарасы. Ул бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасында реестр язмасы булып тора.

Сертификат ярдәмендә техник реабилитация чараларын дәүләт акчалары хисабына сайлап алырга һәм сатып алырга мөмкин. Сертификатны ташламалы категориядәге гражданнар (шул исәптән ветераннар, инвалидлар һ.б.) һәм җитештерү оешмаларында травма яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган кешеләр рәсмиләштерә ала.

Электрон сертификат гадәти банк картасы кебек эшли, аның ярдәмендә сайланган әйбергә, ул эшләнгән индивидуаль реабилитация программасына (ИПРА) туры килсә, шунда ук түләргә мөмкин.

Электрон сертификатка гаризаны фондның клиент хезмәтләрендә дә, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта да бирергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сертификат техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүнең булган ысулларын алмаштырмый, ә тулыландыра.

Электрон сертификат алу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны бердәм контакт-үзәккә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин (эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев