Тернәкләндерү үтеп була
Быелдан башлап, махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар. Социаль фондның Татарстан бүлеге дәвалану процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк.
Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы – 25 көн, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.
Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә, ветеранның сәламәтлек торышы турында медицина-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм аның инвалидлыгы булмаган очракта, хәрбигә тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булучылар яки I төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы.
Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны ике эш көне дәвамында кабул итә.
Тернәкләндерү һәм шифаханә-курортларда дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында, махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайтуга киткән юл чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, I төркем инвалидлыгы булган яисә тернәкләндерү өчен медицина документларында озата баруга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, хәрби операциядә катнашкан ветеран үзе белән озата баручы да алып бара ала. Озата баручының юл һәм яшәү чыгымнарын да Социаль фонд түли. Юл чыгымнарын каплау өчен, ветеранга гариза бирергә һәм бару-кайту чыгымнарын раслаучы документларны теркәргә кирәк. Бу транспортның теләсә нинди төре, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль булырга мөмкин.
– Без махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән ветераннар өчен тернәкләндерү чараларын мөмкин кадәр уңайлы итеп эшләргә омтылабыз, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев