Пенсия алу өчен взнос түлиләр
Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль булачак пенсиясен формалаштыру өчен ирекле взнослар күчерә
Үзмәшгульләр һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма, иминият кертемнәрен Социаль фондның Татарстан бүлегенә түләп барып, алар пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иминият кертемнәрен түли.
Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Социаль фондның Татарстан бүлегенә берничә ысул белән җибәрергә була: дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, “Минем салым” мобиль кушымтасы аша, почта аша һәм Социаль фондның төбәк бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда “Профессиональ керемгә салым” махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма – бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473932,80 сум тәшкил итә. Бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Бөтен сумманы берьюлы яки өлешләп ай саен түләргә мөмкин. Моны 2025нче елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
“Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә Социаль фондка түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев