Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Социаль фондның Мөслим районындагы клиентлар хезмәте 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Җыелышта РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчә идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров катнашты

“Мизгел” яшьләр үзәгендә ТР буенча Россия Социаль фондының Мөслим районындагы клиентлар хезмәте коллективының 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар буенча йомгаклау җыелышы узды.

Җыелышта РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчә идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров, район башлыгы Альберт Хуҗин, халыкка социаль хезмәтләр тәкъдим итүче бүлек җитәкчеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм бүлек хезмәткәрләре катнашты.

Мөслим районында клиент хезмәте бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева бүлек тарафыннан 2025 елда башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләр хакында сөйләде, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Фердинат Закиров Социаль фонд тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмнәр, социаль хезмәт күрсәтүдәге яңалыклар белән таныштырды. Мөслим районы клиент хезмәте бүлегенең эшен уңай бәяләп, бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслим районы клиент хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшләү, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарга тиешле югарылыктагы хезмәт күрсәтелүен ассызыклап үтте. Халык җыеннарында бүлек җитәкчесе Фәридә Ганиеваның актив катнашуын, авылларда яшәүчеләрне социаль фонд тарафыннан билгеләнгән яңалыклар белән даими таныштырып баруын уңай бәяләде. Бүлек хезмәткәрләренә уңышлар теләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Җыелыш ахырында ТР буенча Россия Социаль фондының Мөслим районындагы клиент хезмәте бүлегенең алдынгы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев