Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Йөклелек буенча пособие күләме үзгәрә

1 сентябрьдан көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрде

Хәзер аны Россия социаль фонды билгели. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итә.

Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнә. Кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Татарстан Республикасында ул 76673 сум тәшкил итә.

– Йөклелек чорында да һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч белән яшәргә хокуклы. Хөкүмәт тарафыннан тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен яхшы аңлыйбыз. Кануннарга кертелгән үзгәрешләр пособие күләмен арттырырга ярдәм итте. Хәзер йөкле студентлар һәм бәби тапкан әниләр яхшы күләмдәге түләү алачак, – дип хәбәр итә Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә: рәсми рәвештә эшкә урнашучыларга, предприятиене бетерү аркасында эшсез калган йөкле яки бала тапкан эшләмәүче хатын-кызларга, ябылган компаниядән эштән киткән яки үзенең коммерция эшчәнлеген туктаткан хатын-кызларга, өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга.

Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия социаль фондының Татарстан бүлегендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.

Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турындагы белешмәне шәхсән тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен вакыты өчен күчерелә.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев