Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Социаль фонд

Ана капиталына сертификат – проактив форматта

2020 елдан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге ана капиталына сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә, ягъни проактив форматта (автомат рәвештә) формалаштыра. Бүгенге көндә Татарстанда 120459 электрон сертификат проактив форматта рәсмиләштерелгән.

d 2020 елдан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге ана капиталына сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә, ягъни проактив форматта (автомат рәвештә) формалаштыра. Бүгенге көндә Татарстанда 120459 электрон сертификат проактив форматта рәсмиләштерелгән.

Ана капиталына сертификат беренче тапкыр проактив форматта 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелгән. Беренче электрон сертификатка Лениногорск шәһәреннән яшь гаилә ия булды. Лилия һәм Ленар Баһауовлар аны 2020 елның мартында беренче балалары Амелия тугач алган. – Бу бик уңайлы сервис. Бала тугач, без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, мәшәкатьләребез күбәйде. Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. Ун көн үткәч, сертификат электрон рәвештә минем шәхси аккаунтыма килде. Шулай җиңел генә сертификатлы булуыбызга гаҗәпләнүебезнең чиге булмады, – ди Лилия Баһауова.

Ана капиталына сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Россия Социаль фондына гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан автомат рәвештә килә, белгечләр тарафыннан эшкәртелә һәм ата-ананың Социаль фонд сайтындагы яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни ала. Иң мөһиме – аның бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булырга тиеш. – Туу турында таныклык инде кулыгызда булып, дәүләт хезмәтләренә сертификат килмәгән икән, берничә көн көтегез. Мәгълүматларны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы белешмәләрне бары тик тәрбиягә алган ата-аналар үзләре генә бирә ала. Моның өчен Социаль фондның теләсә кайсы клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип хәбәр итте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Кирәк булганда, сертификатның цифрлы версиясен бастырып алырга яки компьютерда сакларга да мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Сертификатта ана капиталы суммасы аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә. Капитал күләме (яки аның калган суммасы) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алыштыру таләп ителми: арту автомат рәвештә башкарыла, ә капиталның яңа күләме (яки аның калган өлеше) турындагы мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин. Чыгарылма онлайн формалаштырыла һәм атаананың шәхси кабинетына җибәрелә.

Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев