2026 елда социаль пенсияләрне арттыру: Татарстанда кемгә һәм күпме өстәләчәк
1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8%ка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры килә
Киләсе елда татарстанлыларның пенсияләре индексацияләнәчәк. Республика пенсионерларының түләү күләме күпмегә артачак – «Татар-информ» материалында.
1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8%ка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсиянең берничә төре бар: картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручысын югалткан өчен һәм ятим балаларга. Картлык буенча социаль пенсияне иминият пенсиясен алырга хокукы булмаган пенсионерлар ала. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми эш стажы булырга һәм кимендә 30 пенсия баллы тупларга кирәк.
Социаль пенсияләрне индексацияләү автоматик рәвештә башкарылачак, моның өчен бернинди документлар да тапшырырга кирәкми. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әмма әгәр бу түләү пенсионер өчен бердәнбер булса, аңа яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә түләнәчәк, ул Татарстанда киләсе елда 16 098 сум булачак.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев