Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Заманча җиһазлар ышанычлырак

Район башлыгы хастаханәдә яңа җиһазлар белән танышты.

 “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов район хастаханәсенә даими төстә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Күптән түгел аның ярдәме белән хастаханәгә эксперт класслы өр-яңа УЗИ аппараты кайтты.
Яңа техниканы игелекле эшмәкәр белән бергә район башлыгы да карады.

– Яңа УЗИ аппараты медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрә. Иганәчебез район хастаханәсенә даими ярдәм күрсәтә. УЗИ аппараты аның беренче генә бүләге түгел, – диде баш табиб Дамир Сөләйманов.
Эксперт класслы УЗИ аппараты шәһәрләрдә дә санаулы хастаханәләрдә генә бар. Аппарат югары сыйфатлы сурәтләр алу өчен заманча технологияләр белән җиһазландырылган.

– Ультратавышлы аппаратның гинекология өлкәсендә, абдоминаль тикшеренүләр, кан тамырларын тикшерүдә ярдәме зур.
Яңа җиһазлар зур техник мөмкинлекләргә дә ия. Билгеле бер органдагы үзгәрешләр вакытында ачыкланса, авыруны дәвалау да тизләтелә, дигән сүз, – ди ультратавыш диагностикасы табибы Әлфия Салихҗанова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев