ВПЧ: ни өчен репродуктив яшьтәге хатын-кызларга тикшеренү мәҗбүри
Гинеколог Айгөл Нассер эпителиаль тукымаларны зарарлаучы вируслардан саклану һәм 18–49 яшьлекләр өчен махсус анализлар турында сөйли.
"Хатын-кызларда кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) эпителиаль тукымаларны – тире һәм лайлалы тышчаларны, шул исәптән интим зонаны зарарлаучы вируслар төркемен тәшкил итә. Бу авыруга дучар булмас өчен гинекологка даими күренеп торырга кирәк. Бу үзгәрешләрне вакытында күрүнең төп ысулы булып тора. Табиб тикшерү үткәрәчәк, кирәк булса өстәмә тикшеренүләр билгеләячәк", – ди гинекология кабинеты табибы Айгөл Нассер. – 18 яшьтән 49 яшькә кадәр хатын-кызларда, ягъни репродуктив чорда махсус анализлар алына. Бу анализлар һәр гүзәл зат өчен мөһим.
Фото:Татар-информ
Нет комментариев