Узган ел районыбызда 6 хатын-кызда сөт бизенең яман чире ачыкланган
Үзеңә игътибарлы булганда, авыруны иртә срокларда ачыкларга һәм дәваларга була
Узган ел районыбызда 6 хатын-кызда сөт бизенең яман чире ачыкланган. Шуларның өчесендә авыру диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узганда табылган. Авыру иртә стадиядә ачыкланды, диләр табиблар. Яше буенча хатын-кызларның икесе – 40 яшькә, берсе – 60 яшькә кадәр, өч хатын-кыз 60 яшьтән узган. “Быел барысы 43 кешегә “онкология” диагнозы куелды. Даими тикшеренеп торганда, үзеңә игътибарлы булганда, авыруны иртә срокларда ачыкларга һәм дәваларга була”, – ди район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев