“Тән авырта, бил сызлый” дип мөрәҗәгать итүче өлкәннәр саны арткан.
Моның сәбәбен аз хәрәкәтләнүгә бәйләргә мөмкин
Соңгы арада хастаханәгә “тән авырта, бил сызлый” дип мөрәҗәгать итүче өлкәннәр саны арткан. “Моның сәбәбен аз хәрәкәтләнүгә бәйләргә мөмкин. Физик активлык өлкән яшьтәге кешеләргә дә файдалы. Даими күнегүләр ясау тәнне тонуста тота һәм психоэмоциональ халәткә дә уңай йогынты ясый. Әби-бабайлар да “интернет коллары”на әверелеп бара. Телефоннарда, гаджетларда уеннар уйнаучы өлкәннәр, озак вакыт бер генә позада утыру сәбәпле, остеоходроз белән интегә”, – ди район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев