Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Табиб эпилепсия турындагы мифларны аңлатты: авыру якты утка караганга килеп чыга аламы?

Әгәр бала кулындагы әйберләрне еш төшереп җибәрсә, бу эпилепсия билгесе булырга мөмкин.

Табиб эпилепсия турындагы мифларны аңлатты: авыру якты утка караганга килеп чыга аламы? 

Казан дәүләт медицина академиясенең А.Ю.Ратнер исемендәге балалар неврологиясе кафедрасы доценты Дмитрий Морозов
Эпилепсия өянәге билгеләренә тән тартышу һәм аңны җуеп егылу гына керәме? Авыру пациентларга депрессия яныймы? Эпилепсия белән авыручыларга махсус диета ярдәм итәме? Казан дәүләт медицина академиясенең А.Ю.Ратнер исемендәге балалар неврологиясе кафедрасы доценты Дмитрий Морозов әлеге һәм башка мифларга карата аңлатма бирде. Табиб белән «Татар-информ» әңгәмә корды.

Миф: эпилепсия өянәге билгеләренә тән тартышу һәм аңны югалту гына керә
Дөньякүләм статистика нигезендә, планетада яшәүче кешеләрнең якынча 1 проценты гына эпилепсиядән интегә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бу диагноз белән 4 409 бала һәм 8 401 зур кеше яши.

Кешеләр эпилепсия турында аз белә, шуңа күрә бу авыру тирәсендә төрле мифлар күп.

«Баш мие булган теләсә кайсы җан иясе эпилепсия өянәге кичерә ала», - диде невролог.

Кешеләр эпилепсия билгеләренә аңны югалту һәм тән тартышу гына керә, дип уйлый. Чынлыкта исә өянәк бик күп төрле була ала

«Әгәр балагыз үзен кинәт сәер тота, ниндидер кискен хәрәкәтләр ясый, кулыннан әйберләр төшереп җибәрә башласа, табибка күренергә киңәш ителә. Баланың куллары тартышырга, бите кыйшаерга, күзләре еш читкә карый башларга мөмкин. Бу – начар билгеләр. Диагнозны бары тик табиб кына куя ала», - дип аңлатты доктор.

Медицинада бала анасының карынында чакта ук эпилепсия өянәге кичергән очраклар да билгеле.

Миф: эпилепсия белән авыручылар өчен универсаль диета бар

Резистент формалы эпилепсияле пациентларны кетоген диетага утыртырга мөмкиннәр. Бу майлар күләме югары, аксым күләме уртача, ә углеводлар проценты аз булган махсус туклану режимы.

Диетаны препаратлар ярдәм итмәгән очракта билгелиләр.

«Мондый диета баш миен тынычландырырга, өянәкләр ешлыгын киметергә ярдәм итә. Шулай ук кешенең когнитив мөмкинлекләре яхшыра. Әмма бу диета барлык авыруларга да туры килми. Аны бары тик табиб кына билгели ала, чөнки мондый туклану режимы хәтта комага да китерергә мөмкин», - дип ассызыклады Дмитрий Морозов.

 Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Тулырак: «Татар-информ» сайтында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев