Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Табиб Әлфия Гарипова хиҗама турында: «Һәр кеше үзенең сәламәтлегенә үзе хуҗа»

Хиҗама – ул кан чыгару юлы белән дәвалау ысулы, медицинада киң кулланыла торган борынгы практика

Ул гарәп илләрендә, Төркиядә, Иранда, Кытайда һәм Көнчыгыш Азиядә мең еллар буе кулланылган. Хиҗаманың төп максаты – организмнан зарарлы матдәләрне чыгару, кан әйләнешен яхшырту һәм гомуми сәламәтлекне ныгыту. Ул баш авырту, арка һәм буын сызлаулары, кан басымы, стрестан интегү кебек хәлләрне дәвалауда кулланыла. Традицион медицинада хиҗама «вакуум терапиясе» дип тә атала. Бу процедура махсус пыяла, пластик яки бамбук савытлар ярдәмендә ясала, һәм савыт эчендә вакуум тудырыла. Кайбер очракларда тирене бераз кисеп, кан чыгару да кулланыла.

Хәзерге вакытта хиҗама күп кенә илләрдә рәсми медицина белән янәшә кулланыла, махсус белемле табиблар тарафыннан башкарыла. Хиҗама – күп халыкларда традицион табиблыкның аерылгысыз өлеше булып калган. Хиҗама турында ачык мәгълүмат чыганакларында шундый белешмә бар.

Әлеге дәвалау ысулы турында табиб киңәшләрен белештек.

  • Әлфия Шириаздан кызы Гарипова – 39 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышланган билгеле табиб-невролог, рефлексотерапевт, медицина фәннәре кандидаты. Ул гирудотерапия, рефлексотерапия ысуллары белән дәвалый, умырткалыгы, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, депрессия һәм йокысызлык кебек нерв системасы авырулары һәм башка күп төрле аврулары булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә.

- Әлфия ханым, нәрсә ул хиҗама? Бу ысулның фәнни нигезләмәсе бармы?

- Хиҗама – ул әшәке канны тәннән чыгару. Бу ысул бик күп гасырлар элек билгеле булган. Борынгы Кытай табиблары хиҗама ясар өчен сыер мөгезләре кулланган. Азиядә савытларны кызыл балчыктан ясаганнар. Әлеге ысулны Әбүгалисина бик киң яктырткан.

- Танышым бер тапкыр хиҗама ясатырга барган да, файдасына ышанмый. Хиҗама чыннан да дәвамы? Файдасы булсын өчен ничә тапкыр ясатырга кирәк?

- Һәрбер дәвалау чарасы тиешле вакытта, тиешле җирдә башкарыла. Кешеләр хәзер бик күп хроник авырулардан интегә. Ул чирләрен 10-20-30 ел җыя. Һәм бер сеанс хиҗама ясап, әлбәттә, аның хәлен яхшыртып, чирдән коткарып булмый.

Хиҗама механизмы – рефлектор һәм стресслы. Тирегә күп җәрәхәтләр ясаганда, организмга да күп сигналлар килә: «Коткарыгыз! Тире яраланды! Кан күп югалтасың! Үләргә мөмкин!»

Ә безнең организм яшәүгә омтыла, шуңа күрә аның рефлектор механизмнары эшли башлый, һәм канга, күпләп, гормоннар, биологик актив матдәләр бүленеп чыга. Шуңа күрә процедурадан соң кешеләр үзендә җиңеллек сизә, дәртләнеп китәләр.

Хроник авырулар очрагында, организмның резервы аз, ә начар шлаклары күп була. Бер сеанста гына чистартынып бетеп булмый. Хиҗама ясагач, тагын 1 атна эчке органнарда үзгәрешләр була. Шуның өчен хиҗаманы атнага 1 тапкыр гына ясарга, һәм 3 сеанс үткәрергә тәкъдим ителә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tabib-alfiya-garipova-xiama-turynda-har-kese-uzenen-salamatlegena-uze-xua-5874039

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев