Сигез райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды
Сәламәтлек

Сигез райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды

Күпләрдә ютәл, томау төшү, югары температура күзәтелә.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы өч көндә 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган: 8се – көнкүрештәге тән җәрәхәте, 12се – кискен респиратор авырулар белән. “Күпләрдә ютәл, томау төшү, югары температура күзәтелә. Һава торышының әледән-әле үзгәреп торуы да сәбәпче моңа. Кояш җылысы әлегә җиңелчә киенеп йөрергә мөмкинлек бирми. Сигез райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды. Ике кеше – йөрәк өянәге, тагын берсе инфаркт белән Әлмәт хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев