Сәламәтлек
Быел план буенча 6849 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш иде, бүгенгә бу сан 5805не тәшкил итә
Диспансерлаштыру – авыруларны, шул исәптән симптомнарсыз яки иртә стадияләрдә сизелерлек булмаган авыруларны иртә ачыклауга юнәлтелгән комплекслы медицина тикшерүе. Быел план буенча 6849 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш иде, бүгенгә бу сан 5805не тәшкил итә. Диспансерлаштыру Россиянең барлык гражданнары өчен бушлай үткәрелә. “Диспансерлаштыру үткән 1337 кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелде. Планлы тикшерү вакытында күп райондашларыбызда йөрәк-кан тамырлары, ашказаны, хатын-кыз авырулары ачыкланды. Яман чиргә 53 кешедә шикләнү булып, шуларның 17сендә бу чир расланды. 11 кешегә шикәр диабеты диагнозы куелды. Ашкайнату органнары авырулары – 48, йөрәк-кан тамырлары авырулары 16 кешедә табылган. 132 райондашыбызда башка төр авырулары ачыкланган”,– дип хәбәр итә район поликлиникасының диспансеризация кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев