Сәламәтлек
Районыбызга “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында мобиль поликлиника килде
Район үзәгеннән ерак авылларда яшәүчеләр “Демография” илкүләм проекты кысаларында медицина тикшерүе үтә ала. “Мобиль комплекс заманча диагностика һәм лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән. Халыкны Әлмәт хастаханәсеннән килгән тар профильле белгечләр кабул итә. Алар арасында кардиолог, эндокринолог, күз табибы, гинеколог, уролог, невролог бар. Шунда ук кандагы шикәр күләмен ачыклау өчен анализ тапшырырга да була. Өч ай дәвамында белгечләргә Иске Карамалы, Тат. Бүләр, Мари Бүләр, Рус Шуган, Михайловка, Метрәй, Мәлләтамак авылларында график нигезендә күренергә булачак”, – дип хәбәр итә район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов.
Фото – Мөслим район хастаханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев