Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Сакланганны саклар...

Сентябрьдә Бөтендөнья контрацепция көне билгеләп үтелә. Контрацепция – балага узудан саклану чарасы. Аның нинди төрләре бар һәм аларны ничек кулланырга?

Әйе, җенси мөнәсәбәтләр, балага узу, аборт ясату кебек темаларга элек кычкырып сөйләшмиләр, әби-апалар үзара пышылдашып кына серләшә иде. Хатын-кызлар, авырып китсәләр дә, чарасыз калгач кына табибка күренәләр, проблемаларын да кыенсынып кына аңлаталар иде. Җенси тормыш алып барганда авырга узудан дөрес саклана белмәгәч, еш кына ясалма юл белән бала төшерергә  йөрүчеләр булганын да ишетеп беләбез.

Замана үзгәрде. Балага узудан саклану ысуллары хәзер күптөрле... 

Интернет челтәре яшүсмерләргә һәм, гомумән, теләгән һәркемгә киң мәгълүмат бирә. Бу, бер яктан, бик яхшы, чөнки азмы-күпме мәгълүматы булган кеше саклык чараларын алдан күрә. Контрацепциянең төп максаты – абортларны, кирәк булмаган йөклелекне һәм җенес органнарында авыруларны булдырмау. Хәзерге вакытта контрацепциянең нәтиҗәле ысуллары бар. Тик саклану чараларын сайлаганда гинеколог белән киңәшләшергә кирәк. Контрацептив чараларны билгеләгәндә организмның халәте, хроник авырулар һәм гаиләне планлаштыру да исәпкә алынырга тиеш.

Саклану чаралары төрле.

Гормональ контрацепция хәзерге вакытта бик популяр. Бигрәк тә яшьләр бу ысулны еш куллана. Таблеткалар составында хатын-кыз организмына хас ике төрле гормонга охшаш препаратлар бар. Алар аз күләмдә, шуңа күрә аларның организмга зыяны юк. Ләкин шунысын истә тотарга кирәк: гормональ препаратлар җенси юл белән күчүче авырулардан сакламый.

Барьер, яки механик саклану чарасына презервативлар керә. Яшьләр өчен финанс ягыннан иң кулай ысул һәм авырга узудан гына түгел, җенси авырулардан саклану чарасы да.

Аналыкка урнаштырылучы саклану чарасы – бакыр компоненты булган кечкенә спираль. Бу ысулны бәби алып кайткан хатын-кызлар еш куллана. Әни булырга өлгермәгән яшь хатын-кызларга бу ысулны тәкъдим итмәс идем, чөнки аналыкка чит предмет урнаштырганда җәрәхәт ясалып, шул сәбәпле җенес органнарында авырулар барлыкка килергә мөмкин. Иң куркынычы – спираль бу очракта баласызлыкка да сәбәп була ала.

Ашыгыч (экстрен) саклану чараларын да белергә кирәк. Планлаштырылмаган йөклелекне, бала төшерүне яшьләр мораль һәм физик яктан авыр кичерә. Бу очракта әлеге ысул ярдәмгә килә. Табиб белән киңәшләшеп, дөрес препаратлар кабул иткәндә, җенси якынлыктан соң берничә көн узгач та проблеманы уңай хәл итеп була. 

Физиологик, яки гаиләне планлаштыру юлы. Бу ысул күрем вакытын дөрес билгеләп, авырга узу мөмкинлеге минималь булган көннәрне санап чыгарырга була. Ул гаиләдә бер-берсенә ышанучы ир-белән хатын өчен нәтиҗәле. Табиб буларак, нинди дә булса ысулга тукталганчы акушер-гинеколог белән киңәшләшергә тәкъдим итәм. Бары ул гына сезгә туры килүче саклану чарасын дөрес билгели ала.

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев