Россиядә баш мие яман шешенә каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин
Бу хакта РИА Новости Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә.
Россиядә баш мие яман шешенә каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин
Россиядә баш мие яман шеше — глиобластомага каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә.
Ноябрьдә агентлык әлеге вакциналарны тикшерү процедуралары азагына якынлаша, дип хәбәр иткән иде.
«2026 елда глиобластомага каршы онковакцинаны куллануга рөхсәт алырбыз, дип өметләнәм. Беренче вакцина пептидлы булачак, ул «Глиопепт» дип аталачак. Ә ел азагында без глиобластомага каршы мРНК-вакцина — «Глиорна»ны куллануга да рөхсәт алачакбыз», — дип сөйләде Скворцова.
Чыганак: Татар-информ
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев