Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Район хастаханәсендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында төрле чаралар үтә

Быел хезмәтне саклау буенча иң яхшы структур бүлекчәләр билгеләнде

Район хастаханәсендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында төрле чаралар үтә. “Быел хезмәтне саклау буенча иң яхшы структур бүлекчәләр билгеләнде, иң пөхтә киенүгә, медицина костюмын дөрес куллануга бәя бирелде. “Хезмәтне саклау – балалар күзе белән” исемле рәсем конкурсы да оештырылды. Махсус комиссия янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тикшерде. Янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләргә аерым игътибар бирелде. Медицина психологы Рада Огородникова уңайлы психосоциаль эш мохите буенча киңәшләрен бирде. Хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы белгеч Фиалка Хәйретдинова быелга эш планы белән таныштырды. Рәсем конкурсында катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды”, – дип хәбәр итәләр хастаханәдән.

Фото: Мөслим муниципаль порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев