Мөслим поликлиникасына 2020 дозада гриппка каршы вакцина кайтты
Сәламәтлек

Мөслим поликлиникасына 2020 дозада гриппка каршы вакцина кайтты

Вакцинаның 620се аерым категорияле гражданнар өчен каралган

Вакцинаның 620се – “Ультрикс Квадри”, 1200 дозасы – “Флю-М”, 200 дозасы – “Совигрипп”. “Ультрикс Квадри” медицина хезмәткәрләре, йөкле хатын-кызлар, балалар бакчаларына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен каралган.

– Вакцинация – ел саен миллионлаган кешенең гомерен саклап калучы медицина казанышларының берсе. Вакцинация ярдәмендә кешелек чәчәк авыруын җиңде, полиомиелитны бетерде, кызамык, дифтерия, коклюш һәм башка куркыныч инфекцияләр белән авыру мөмкинлеген киметте. Вакцинациянең асылы гади: организмга инфекция кузгатучы компонент кертелә. Ул иммун системасын дошман белән “таныштыра”. Моңа җавап итеп организм антитәнчекләр эшләп чыгара һәм хәтер күзәнәкләрен формалаштыра. Соңрак организмга чын патоген эләксә, иммун системасы аны тиз танып ала һәм нейтральләштерә: кеше бөтенләй авырмый яки авыру җиңел формада уза. Вакцина ясатканнан соң иммунитет тиз генә формалашмый: моның өчен 2-4 атна вакыт кирәк. Шуңа гриппка каршы вакцинацияне алдан, грипп, кискен респиратор авырулар сезоны башлаганчы, көзге чорда үтәргә кирәк, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Вакцина ясатыр алдыннан табибка күренү мәҗбүри. Ул температураны үлчәячәк, анамнезны ачыклап, мөмкин булган реакцияләр турында сөйләячәк.

– Гриппка каршы иң нәтиҗәле чара булган вакцинациягә һәркем җаваплы карарга тиеш. Бигрәк тә кечкенә балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, хроник авыруы булганнарга вакцинация үтәргә киңәш ителә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә грипп еш кына үпкә ялкынсынуына һәм башка җитди нәтиҗәләргә китерә. Кайбер инфекцияләр йөклелек вакытында яралгыга зыян китерергә мөмкин. Кайберәүләр вакцинация үтүгә караганда, авыру яхшырак, дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Инфекцияләр авыр өзлегүләргә, инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин. Вакцинациядән соң 30 минут чамасы медицина учреждениесендә булырга киңәш ителә. Бу сирәк аллергик реакцияләрдән стандарт саклану чарасы булып тора, – ди район поликлиникасының эпидимиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

18-20 сентябрь көннәрендә сайлау участокларында да гриппка каршы вакцинация үткәрелде: https://muslumirc.ru/news/sailaular/sailau-ucastoklarynda-grippka-karsy-vakcinaciia-iasau-oestyryldy 

Римма Афзалова фотосы. 


Нет комментариев