Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Прививка ясау – авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы

Күп авырулар сабыйлар өчен аеруча куркыныч

Прививка ясау – авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Россиядә профилактик прививкалар милли календарь кысаларында төрле яшьтә ясала. Күп авырулар сабыйлар өчен аеруча куркыныч. “Кайбер әти-әниләр вакцина ясатуга каршы. Әйләнә-тирәдә прививка ясатмаган балалар күбәйсә, авыру белән очрашу начар тәмамланырга мөмкин. 2023 елда районда кызамык (корь) авыруы таралып, 16 бала Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланды. Гадәттән тыш очракларда ашыгыч вакцинация дә бар. Мәсәлән, хайван тешләгәннән соң котыру авыруына, столбнякка каршы вакциналар каралган. Балаларга прививкаларны вакытында ясатырга онытмагыз!” – дип кисәтә район поликлиникасы фельдшеры Айгөл Гамирова.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев