Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сәламәтлек

Өмет бирүчеләр көне

Районда 100 якын кан бирүче донор бар.

14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелде. “Донор” сүзе француз теленнән “бүләк итү” дип тәрҗемә ителә. Бөтендөнья донор көне җәмәгатьчелек игътибарын канның һәм аның компонентларының кеше гомерен коткаруда мөһимлегенә юнәлтү һәм донорларны хөрмәт итү өчен билгеләп үтелә. 

Халыкның 75 проценттан күбрәге үз гомерендә бер тапкыр булса да кан яңартуга мохтаҗ. Бу катлаулы операцияләр, бала табу, җәрәхәтләр, онкологик һәм башка авырулар белән бәйле булырга мөмкин. Донор каны яңа туган балалар, онкологик авырулар һәм травматология бүлекләре өчен аеруча мөһим. Бер донорның каны өч кешене коткару өчен кулланылырга мөмкин. Күпчелек медицина процедураларын кан запасын даими тулыландырмыйча үткәрү мөмкин түгел. 

Донор сәламәт булырга һәм авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаска тиеш. Кан тапшыруга алдан ук әзерләнергә кирәк: берничә көн алдан майлы, кыздырылган, борычлы яки тозлы ризыклар, сөт продуктлары, йомырка, помидор ашарга ярамый. Кан тапшыруга 48 сәгать кала хәмер эчү тыела. Кан тапшыру көнендә җиңелчә иртәнге аш ашарга киңәш ителә. Донорлар, кан тапшыру өчен теркәлгәннән соң, берничә этаптан торган процедура уза: медицина анамнезы, табиб тикшерүе, кан төркемен һәм гемоглобин дәрәҗәсен билгеләү. Барысы да нормада булса, донор кан тапшыра ала. 

– Ел саен район үзәк хастаханәсендә Кан доноры көне үткәрелә. Райондашларыбыз әлеге мөһим чарада бик теләп катнаша. Әлеге чарада даими катнашучы 100гә якын райондашыбыз бар. Кан доноры көне булуын ишетеп беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Быел да бу чара актив донорларыбыз катнашында узды, 80гә якын рай-ондашыбыз кан тапшырды. Без һәр донорга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Мөслимдә Кан доноры көне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча республика кан үзәге хезмәткәрләре ярдәмендә үткәрелә, – ди район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.

Районыбызда “Россиянең мактаулы доноры” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән кешеләр бар. Озак еллар район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләүче Люция Идрисова – шундыйлардан. Әлеге мактаулы исемгә 50 тапкырдан күбрәк кан биргән донорлар гына лаек була. Бик күп хатын-кызларга әни булу бәхетен бүләк иткән табибә күпме кеше гомерен саклап калырга ярдәм иткән!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 19 июнь саныннан укыгыз.

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев