Кулларыңнан танырмын
Тырнак гигиенасына яшьтән өйрәнү кирәк
Кул-аяклар – һәрвакыт күз алдында булган һәм һәрдаим игътибар кирәкле әгъза. Чиста, кыска итеп киселгән, пөхтә итеп карап йөртелгән сәламәт тырнаклар – хатын-кызларның да, ир-егетләрнең дә тирә-юньдәгеләргә генә түгел, үзенә дә хөрмәт билгесе.
Һәр кешенең организмы уникаль. Тырнакларның формасы, калынлыгы күп очракта нәселдән килә. Бер яки берничә бармакның буын сөяге кыска булу сәбәпле тырнак пластиналары үтә кыска кешеләр бар. Болар – нәселдән килүче билгеләр, аларны үзгәртү бик кыен, кайчакта мөмкин дә түгел. Әмма шулай да кечкенәдән тырнакларны дөрес кисмәү аркасында аның табигый озынлыгына, формасына, сәламәтлегенә зыян китерү бик җиңел.
Балаларның тырнакларына әниләр аеруча игътибарлы булырга тиеш, чөнки нәкъ менә әниләр – үскән саен баланың тырнакларын кыскартып, карап, тәрбияләп, кулына кайчы тота башлагач, аларны кисәргә дә өйрәтүчеләр. Кечкенә балаларның тырнаклары үтә дә юка, шул ук вакытта бик үткен һәм ныклы була. Нәкъ менә шул вакытта әниләр аны төбенә кадәр авырттырып кисәргә ярата.
Тырнак бармакның сизгер очын саклау функциясен үти һәм катлаулы төзелешкә ия. Өсте-өстенә капланып үсүче онихобластлар тырнакның күзгә күренми торган төбендә – тире катламы астында ук ясала башлый. Үскән вакытта алар тышкы якка чыгып калыная. Иң аста урнашкан вентраль катлам кан әйләнеше системасы белән бәйләнгән. Аннан соң урнашкан бик тә сыгылмалы, үтә дә юка нәфис булган арадаш катлам йомшак кератиннан тора. Анда бик күп май молекулалары бар. Иң өстә мөгезсыман каты кератиннан торган дорсаль катлам урнаша. Кечкенә балаларда тырнак пластинасы бик юка була. Шуңа күрә аларны кисү өчен маникюр кайчысы кулланырга кирәк. Тырнакларны кисәр алдыннан кулларны чиста итеп юу, мөмкин булганда, спиртлы сыекча белән зарарсызландыру шарт. Кечкенә балаларның тырнакларын башы өскә каратып бөкләнгән бик үткен кайчы белән тирегә терәп түгел, аз гына үскән тырнак калдырып кисү хәерле. Бик эчкә кереп кисү тырнак пластинасының эчкә кереп үсүенә сәбәпче була ала, шул вакытта тырнак астында үсүче нәфис тире катламына да зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә дә тырнак астын төрле очлы предметлар белән каезлап чистартырга ярамый. Мондый максатта кечкенә щеткалар куллану кирәк. Шәхси гигиена предметлары буларак, маникюр наборы һәркемнеке үзенеке булырга тиеш. Кулланган саен аларны спирт белән зарасызландырырга да онытмагыз.
Тырнаклар якынча 16 яшькә кадәр формалаша. Шуңа кадәр пластина өслегенә механик тәэсир ясарга, аны гель-лаклар белән капларга ярамый. Формалашып беткән тырнакларны кайчы белән кискән вакытта гади күзгә күренми торган микроярыклар хасил була, шуңа күрә аларны табигый тырнаклар өчен яраклы 240 гритлы махсус кыргыч кулланып кыскарту яхшырак санала. Кул тырнакларын ярымтүгәрәк рәвешендә, аяк тырнакларын тигез итеп кисәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, үткен тырнаклар тирегә суелып кермәс, дөрес үсәр.
Кутикула – тырнак төбен саклап торучы бик кирәкле тире катламы. Төрле кешенең кутикуласы төрле тизлектә үсә, төрле калынлыкта була. Пластинага ябышып тиз үскәндә, организмга су җитмәгәндә яисә химик матдәләр, су белән күп эшләгәндә, ул кибеп, урыны белән хәтта ярылып та китәргә мөмкин. Теләсә нинди җәрәхәт инфекция эләгү куркынычы тудыра. Моны булдырмас өчен, кулларны берничә минут җылымса суда тотып, махсус агач таякчыклар ярдәмендә, тырнак пластинасына бернинди басым ясамыйча, горизонталь яссылыкта сак кына этәргә кирәк. Кибеп киткән үле тирене спирт белән зарарсызландырганнан соң махсус кискечләр белән кисәргә мөмкин. Анда да тирәнгә кереп кисү рөхсәт ителми.
“Эт тырнагы” чыкканда, аны һич тә йолкып алырга ярамый, аны үткен очлы кайчы белән кисеп алырга кирәк. Кайчак тырнакның ян-ягындагы тире калынаеп, кибеп китүчән. Андый тирене тоник белән сиптереп, тырнак кыргыч белән шомарту да җитә.
Яз-көз кул тиресенә аеруча игътибарлы булу кирәк. Салкын җилдән дә, кояштан да, төрле көнкүреш химиясеннән дә кул тиресе кибеп, яргаланып китүчән. Өй шартларында да кулларга спа-процедуралар ясарга була, кремнар куллану да кирәк.
Һәр эшнең үз остасы булган заманда аяк-кул тырнакларының эстетик матурлыгын кайгырту өчен маникюр һәм спа-салоннар бар. Аларда махсус белемле кешеләр эшли. Матурлык эзләп анда барсагыз, сәламәтлекне кайгырту өчен табиб-дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тырнаклардагы кайбер үзгәрешләр җитди авырулар күрсәткече булырга мөмкин. Ә җәрәхәтләр белән хиругка, подологка күренергә кирәк.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев