Көндәлек гигиенасы бик мөһим
Стоматологка елына кимендә ике тапкыр килергә кирәк.
Авыз куышлыгының көндәлек гигиенасы бик мөһим. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тешләрнең сәламәт булмавы йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерергә мөмкин. Йөклелек вакытында катлауланулар һәм шикәр диабеты үсеше куркынычы арту да тешләр торышына бәйле. “Шикәр диабеты белән авыручылар стоматологка елына кимендә ике тапкыр килергә тиеш, чөнки алар авыз куышлыгы инфекцияләренә күбрәк бирешәләр. Теш протезлы диабетикларга тешләрнең торышына аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Протезлар җәрәхәтләр китереп чыгарырга, теш уртларын ярсытырга мөмкин. Өлкәннәргә дә, 2 яшьтән башлап балаларга да фторлы теш пасталарын кулланырга кирәк. Мондый төр пасталарда яшькә карап фтор концентрациясе махсус исәпләнгән булырга тиеш”, – ди теш табибы Нәфис Сафин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев