Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан тапшыру – игелекле гамәл

Узган атнада Мөслимдә Донор көне узды

Быел донорлар санын 50дән арттырмыйбыз, дисәләр дә, кан бирү турында таныш-белешләреннән ишетеп килүчеләр байтак булды. Кан тапшыручылар арасында мәгариф, медицина хезмәткәрләренең күп булуына игътибар иттек. 

– Моңарчы кан тапшырганым булмады, күңел кушуы буенча килдем. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә кан кирәк булырга мөмкин. Без биргән кан кеше гомерен саклап калырга ярдәм итсен, – ди райондашыбыз Алия Вәлиева.

Донор сүзе латинчадан “бүләк итү” дигәнне аңлата. Донор булу сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә булуын ачыкларга да ярдәм итә. Кан бирергә теләүче өч кешедән кан алудан баш тарттылар. Сәбәбе әлеге райондашларыбызның алты ай эчендә операция кичерүе белән бәйле. 

– Сәламәт кеше өчен 450 миллилитр кан тапшыру сәламәтлеккә, физиологик функцияләргә зыян салмый. Кан тапшырганчы донор булырга теләүчеләр табиб тикшерүе уза. Сәламәтлеккә зыян килү куркынычы бар икән, табиб кан тапшырырга рөхсәт бирмәячәк, – ди Яр Чаллы кан тапшыру үзәге табиб-трансфузиологы Екатерина Белова.

Яр Чаллы үзәге белгечләре тискәре резус факторлы кан төркеменә ихтыяҗ зур булуын да билгеләп үтте. Бу көнне алар 50дән артык райондашыбыздан кан алды. 18 яше тулган һәм гәүдә авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган кешеләр, тискәре күрсәткечләре булмаганда, донор була ала.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

 Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев