Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Ютәл һәм температурадан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Авыручылар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 95 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Табиблар билгеләп үткәнчә, ноябрь-декабрь айларында ютәл һәм температурадан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. “Кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре белән ярдәм сорап шактый күп киләләр. Авыручылар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар. Узган атнада җиде райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынды. Көнкүрештә тән җәрәхәтләре алган – биш, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 25 кешегә беренче ярдәм күрсәтелде”, – дип хәбәр итә ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев