Ике кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән
Алкоголь белән агулану нерв системасы һәм психика бозылуга китерә
Бәйрәм ялларында район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә алкоголь интоксикациясе белән мөрәҗәгать иткән ике кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. “Алкоголь белән агулану нерв системасы һәм психика бозылуга китерә. Бер мәртәбә алкоголь кулланудан да кан басымы күтәрелә ала. Йөрәк белән бәйле проблемалар барлыкка килү куркынычы спиртлы эчемлекләр кулланганда ике тапкыр арта”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев