Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Физиотерапия – нәтиҗәле дәвалау ысулы

Физиотерапия – кискен һәм хроник авырулар вакытында кулланылучы мөһим дәвалау ысулы.

Хәзерге медицинаны физиотерапиядан башка күз алдына да китереп булмый. Бу физиотерапиянең физик факторларга нигезләнүенә hәм физиотерапия мөмкинлекләрен төрле авыруларга каршы кулланып булуына бәйле.

Физиотерапия үз арсеналына төрле аппаратлар hәм ысуллар алган: электрофорез, дфк, сәламәтләндерү физкультурасы, су белән дәвалау, крио (өшетеп) дәвалау. Элек физиотерапия белән дәвалау ул электрофорез белән дәвалау дигән сүз иде – кеше организмына ток белән тәэсир итү. Хәзерге көндә электрофорез hәрбер кешегә индивидуаль рәвештә билгеләнә hәм төрле режимда кулланыла.

Күпләр сәламәтләндерү гимнастикасы белән дә таныш. Сәламәтләндерү физкультурасы профилактик чараларда терәк-хәрәкәт системасының hәм ашказаны эшчәнлегенең бозылуы, умыртка сөяге тотышы бозылу, тазару hәм йөклелек чорында төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Башта бөтен методикаларны үзләштерү өчен сәламәтләндерү гимнастикасы белән табиб күзәтүе астында шөгыльләнү зарур. Соңыннан күнегүләрне мөстәкыйль рәвештә дә ясарга мөмкин.

Операция кичергәннән соң, төрле тән яралары алганнан соң үз хәлеңә кайту өчен кеше тормышында физиотерапия аеруча мөһим урын алып тора. Шулай ук физиотерапия пластик операцияләрдән соң актив кулланыла. Терәк-хәрәкәт функцияләрен, сынган урыннарны тиз арада үз хәленә кайтару өчен физик тернәкләнүнең роле бик зур.

Медик тернәкләнү кешенең элеккеге сәламәт хәләтенә кайтуы гына түгел, ә аның психологик һәм социаль функцияләрен кайгыртуны үз эченә ала. Физиотерапия реабилитация программаларында киң кулланыла. Иң актив кулланылучы ысуллар – электр терапиясе, массаж, ЛФК, механотерапия, бальнеотерапия һ. б. Физиотерапевтик факторлар физиопрофилактика максатларында да кулланыла. Һава, су, ультрафиолет нурлар, кояш радиациясе, климат һ.б. – физиопрофилактиканың һәркем кулланырлык чаралары.

– Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә дәвалау электрофорезын гальваниклаштыру, СМТ-, ДДТ-, УЗ-, УВЧ-, лазер-, яктылык-, җылылык-, пневмо-, магнитотерапия, ингаляция терапиясе, коры углекислый ванна аппаратлары эшли. Массаж һәм дәвалау физкультурасы хезмәтләре күрсәтелә, – ди табиб-физиотерапевт Светлана Муллина.

Кайбер авырулар вакытында физиотерапия катгый тыелган, ди физиотерапия табибы. Мәсәлән, яман шеш, кан авырулары, авыруның нык ябыгуы (кахексия), өченче стадия гипотония авыруы, баш мие кан тамырларының кайбер төр авырулары, декомпенсация стадиясендәге йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан китү, авыруның гомуми авыр хәлдә булуы, тән температурасының 38 градустан югары булуы, үпкә туберкулезы, өянәкләре еш кабатланучы эпилепсия, психоз һ.б. авырулар.

Физиотерапевтик процедураларга дәвалаучы табибта консультация үткән, физиодәвалауга юллама алган неврологик, бронх-үпкә, йөрәк-кан тамырлары, урологик һ.б. кайбер системалар авырулары белән кабул ителәләр. 

Физиотерапия процедураларының төрен, ничә тапкыр һәм күпме вакыт алырга кирәклеген пациентны тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, процедураларның әлеге авыруга ярыймы-юкмы икәнен ачыклап, табиб-физиотерапевт билгели.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев